2020 елның 27 - 29 гыйнвар көннәрендә Казанда татар телендә белем алучы мәктәп укучылары өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Бу олимпиадада Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Җиһаншина Румия җиңүче булды (укытучысы Сәлимова Резедә Гафур кызы); 3 укучы призер булды һәм ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы дипломнары белән бүләкләнде:
- Шәйхетдинова Динә, Олы Нырсы урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы (укытучысы Мөбинова Гөлнара Гаптелмәннаф кызы);
- Хаҗиева Динә, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы (укытучысы Хәсәншина Зөбәрҗәт Рәхимҗан кызы);
- Җиһаншина Руфия, Иске Җөри урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы (укытучысы Сәлимова Резедә Гафур кызы).