«Могҗизалар кыры»

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Бүген Теләче 3нче балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган «Могҗизалар кыры»дип исемләнгән интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрелде, анда кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүчеләр (тәрбияче Мөбәрәкова Д. М.) катнашты. Чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция капитаны Нәзиров Р.Х. һәм ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н.   катнашты. Уен атрибутлары булып барабан, хәрефле карточкалар, магнитлар иде. Реклама паузлары вакытында тамашачылар залыннан балаларның төп юл кагыйдәләрен үтәү турында шигырьләр һәм җырлар булды.  Уен мавыктыргыч килеп чыкты, барлык уенчы да юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы биремнәрне чиштеләр. Уен ахырында  катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Мондый чаралар ярдәмендә балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен, үз күзаллауларын киңәйтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International