30 нчы январь көнне Алан урта мәктәбендә 5-9 класс укучылары арасында “Роза ветров” исемле проект эшләре конкурсы булып узды. Бу конкурста Баландыш төп мәктәбеннән бер төркем укучылар катнашты һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешеп кайтты:
Гилазова Таңчулпан экология – география юнәлешендә һәм Хазиева Ләйсән математика юнәлешендә җиңүче булдылар. Ситдикова Камилә математика юнәлешендә 2 нче урын, Мингазов Камил физика – химия юнәлешендә 3 нче урын яуладылар. Катнашкан укучыларны һәм җитәкчеләрен котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!