30 нче январь көнне Әбде авылы мәдәният йортында Әбде авыл җирлегенең халык җыены үткәрелде. Җыенда Теләче муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Н.Н.Хазипов, Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Г.Фатхуллин, төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Әбде авыл җирлеге башлыгы Домолазов Н.М. авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды. Халыктан бирелгән сораулар тыңланылды, анализланды. Халык җыены үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты белән башланып китте.