Көрәш буенча сугышчы-интернационалист М.Ногуманов истәлегенә багышланган район беренчелеге узды.

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

2020 нче елның 1 февралендә Олы Мәтәскә урта мәктәбендә “Телэче” спорт мәктәбе, Олы Мәтәскә урта мәктәбе белән берлектә, 2002 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча сугышчы-интернационалист М.Ногуманов истәлегенә багышланган район беренчелеген уздырды. Барлыгы  8  мәктәптән 88 укучы  катнашты.

Гомумкоманда  урыннары:

1 урын - Теләче

2 урын- Олы Мәтәскә

3 урын- Иске Җөри

4 урын- Баландыш

5 урын- Үзәк

6 урын – Югары Кибәхуҗа

7 урын – Шәтке

8 урын – Олы Мишә урта мәктәпләре.

 Ярышларның тантаналы ачылышында Теләче муниципаль районы җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы, Миннегали Ногумановның абый-энеләре, туганнары, дуслары, башка оешма җитәкчеләре катнашты.

Җиңүчеләргә грамота, медальләр, истәлекле бүләкләр, җиңүче командага Кубок тапшырылды.

Шулай ук Миннегали Ногумановның абый-энеләре дә аерым җиңүче спортсменнарга конвертлар белән акчалата бүләкләр тапшырдылар. ДОСААФ бүлеге җитәкчесе Нуртдинов Рәис, Олы Мәтәскә авылыннан Шәйхетдинов Нурфат, “Ак Барс” банкның Теләчедәге филиалы җитәкчсе Мортазин Ф.Г. махсус бүләкләрен әзерләп килгәннәр.

Ярышлардан барысы да күтәренке рухта таралыштылар.

“Теләче” спорт мәктәбе район беренчелеген уздыруда зур булышлык күрсәткән өчен Олы Мәтәскә урта мәктәбе коллективына зур рәхмәтен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International