31 нче гыйнвар - 1 нче февраль көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә ата-аналар комитетларының “Тату сыйныф серләре” республика конкурсының йомгаклау туры үтте. Республика конкурсында Теләче урта мәктәбенең 8 б сыйныфы ата-аналар комитеты көч сынашты. Сыйныф җитәкчесе А.М. Гыйльфанова җитәкчелегендә мәктәп командасы бик яхшы чыгыш ясады һәм призёр булды, Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!