Баландыш авыл китапханәсе Волгоград шәһәр китапханәләренең үзәкләштерелгән системасы уздырган "Новый год для книги", дип исемләнгән халыкара акциядә катнашты. Акциянең максатлары һәм бурычлары: - Яңа ел каникуллары чорында китапханәчеләр һәм китап укучылар, социаль челтәрләрдән файдаланучылар иҗатын башлап җибәрү.
Китапханәгә керү юлында укучыларны яңа ел чыршысы, Кыш Бабай һәм Кар кызы каршы алды.
Китапханәдә китап күргәзмәсе, шулай ук фотозона оештырылды, анда теләгән һәркем үзенең яраткан китабы белән Яңа ел альбомы өчен фотога төште.
Акциядә катнашкан өчен китапханә сертификат белән бүләкләнде.