1 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбендә ата- аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта укучы балаларны бердәм дәүләт имтиханнарына хәзерләүдә ата – аналарның һәм мәктәпнең роле турында актуаль мәсьәләләр каралды. Җыелышта Теләче урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары А.П. Пашина 9 нчы сыйныф укучылары ата-аналарына имтиханнарга әзерлек барышында алда торган бурычларны аңлатты, киңәшләрен бирде. Җыелышта катнашкан фән укытучылары да имтиханнарга әзерлекнең торышы турында сөйләделәр.