"Акыллы бала"

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

1 февраль көнне Теләче мәктәбе базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Акыллы бала" республика олимпиадасы узды. Олимпиадада районның мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүче балалар катнашты. Балалар үзләренең яшьләрен исәпкә алып төзелгән һәм  алардан игътибар белән фәннәрне тирәнтен белүне таләп иткән, биремнәр үтәделәр. Барлык балалар да биремнәрне үзләренә бирелгән вакыт аралыгында башкарып чыктылар. Хәзер инде аларга нәтиҗәләрне көтәргә генә кала!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International