Ел саен 2 февральдә Бөтендөнья сазлы – су җирләр көне билгеләп үтелә.

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Шул уңайдан  Шармыш авыл  китапханәсендә «Нелёгкая эта работа – спасать воду и болота» исемле экология сәгате үткәрелде. Шулай ук «Богатство вокруг нас» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

"Почемучки" клуб берләшмәсенә йөрүче  балалар  сазлыкта ни үсүен һәм нинди хайваннар яшәвен белделәр. Коры җирнең дымлы, кешене һәрчак серле итеп тартуы, аңа курку уятуы турында да сөйләшенде.

Шулай ук без Татарстанда, нәкъ менә Теләче районында, Шармыш авылында яшәү турындагы мәсьәлә дә кузгатлды. Ә бу зона саклана торган территориядә урнашкан. Безнең сазлыкларда нинди хайваннар һәм кошлар яшәве, безнең территориядә нинди үсемлекләр барлыгын искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International