Презентация күрсәтелде.

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

31 нче гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә яшүсмерләр өчен  «Терроризм – явызлык, терроризм – безнең уртак бәла» дигән темага презентация күрсәтелде.  
       Әлеге презентациянең максаты: терроризмның асылын, аның төрләрен һәм максатларын аңлату; балаларның терроризм, террорчылык актлары турында белемнәрен камилләштерү. 
       Презентация барышында укучылар «Ничек теракт корбаны булмаска?  Гражданлык уяулыгы нәрсә ул? Террорчылык актларында үзеңне ничек тотарга?» кебек  сорауларга җаваплар таба алдылар. Соңыннан балаларга «Әгәр...» уены тәкъдим ителде, анда террорлык акты янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар.

       

Россиядә, бөтен дөньяда балалар һәм өлкәннәр терроризмга каршы көрәшергә генә түгел, ә аның барлыкка килүен кисәтергә дә кирәклеген белергә тиеш. Без барыбыз бергә берләшеп кенә терроризмга каршы тора алабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International