Акцияда катнашты.

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

2 нче февраль көнне Баландыш авыл китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китап укыйбыз» акциясендә катнашты. Ул Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчикларының, партизаннарның һәм подпольщикларның батырлыгына багышлана. Китапханәче балаларны фашист Германиясе белән сугыш вакыйгалары, Җиңүнең нинди бәягә ирешүе һәм сугыш елларында 127 меңнән артык кеше медаль белән бүләкләнүе турында сөйләде: алар-партизан хәрәкәтен оештыручылар һәм җитәкчеләре, партизан отрядлары командирлары, аеруча аерылып торган партизаннар һәм разведчиклар. Китаптагы вакыйгалар балаларны  сугыш елларына кайтарды. Алар әсәрдәге геройлар өчен көч биреп тордылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International