2020 елның 3 февралендә «Теләче-Арена» Боз сараенда 2011-2013 елларда туган балалар арасында хоккей буенча ярышлар узды. Чара ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде. Әлеге ярышнын топ оештыручылары булып «Юность» спорт мәктәбе булды. Өч команда коч сынашты. Алар 2011 елда туган балалар - «Армада» ХК, 2012 елда туган балалар - «Армада -2» ХК, 2013 елда туган балалар - «Торнадо» хоккей командалары. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Торнадо» командасы балалары бу ярышта беренче тапкыр узлэрен уенчы итеп курсэтте. Оештыручылар төрле конкурслар үткәрде, иң яхшы катнашучыларны билгеләде, аннары уеннар узды.
Тантаналы ачылышта Теләче районы Финанс-хисап палатасы рәисе Яхин Рәис Рәшит улы һәм «Юность» спорт мәктәбе директоры Галимов Нияз Миннәхмәт улы катнашты. Алар яшь хоккейчыларга котлау сүзләре житкерде һәм җиңү теләде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча « Иң җитез уенчылар « дип Хуҗин Райнур, Хафизов Динияр, Хаҗетдинов Илсаф танылды. «Иң көчле бросок» ны Зиннәтуллин Кәрим, Яруллин Рушан, Галияхмәтов Рәйхан курсэтте. «Иң матур бию» не 2013 нче елда туган балалар биеде. «Армада-2» хоккей командасыннан Идрисов Данис «Иң төгәл бросок» атты. «Иң матур буллитлар» ны Рәхмәтуллин Ринас, Хәсәншин Ислам, Кисилев Роман күрсәттеләр. Конкурсларда җиңгән барлык уенчылар да грамоталар белән бүләкләнде.
Тренерлар да игътибардан читтә калмады. Алар өчен аларның һөнәри эшчәнлегенә кагылышлы тест оештырылды. Хатасыз тестны Мөбәрәкшин Фиданур Марат улы чиште һәм «Иң акыллы тренер» дип танылды.
Конкурслардан соң балалар тамашачыларга һәм ата-аналарга матур хоккей күрсәтте. Уеннар нәтиҗәләре буенча 2012 елда туган «Армада -2» балалар командасы-1, 2011 елда туган «Армада» балалар командасы-2, 2013 елда туган «Торнадо» балалар командасы 3 урынны яулады. Командалар өч дәрәҗә кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
Уеннар нәтиҗәләре буенча шулай ук иң яхшыларын да билгеләделәр. «Иң файдалы уенчы» Муса Гайнетдинов булды. «Иң техник уенчы» - Мөбәрәков Райнур. «Иң матур гол» ны Бәшәров Айназ кертте. «Иң яхшы капкачы» - Колупаев Оскар, «Иң яхшы сакчы» - Кузьмин Радмир, «Иң яхшы һөҗүмче» - Гыйниятуллина Жасмин, «Иң яхшы бомбардир» - Мөбәрәков Риназ дип табылды.
Ярышлар күтәренке кәеф белән узды. Барлык катнашучылар да канәгать калды һәм күңелле рухта өйләренә таралышты.