1 февраль көнне Теләче мәктәбе базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Акыллы бала" республика олимпиадасы узды. Олимпиадада районның мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүче төрле яшьтәге балалар катнашты.Безнең Шәдке балалар бакчасыннан Рахимова А.Ф, Гафурова Д.Б бар иде. Балалар үзләренең яшьләрен исәпкә алып төзелгән биремнәрне үтәделәр. Шактый гына катлаулы биремнәр дә булды. Балалар тырыштылар, аларны эшләү юлларын таптылар. Хәзер инде нәтиҗәләрне генә көтәсе калды. Барысы да яхшы булыр диясе килә.