Китап күргәзмәсе оештырылды.

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

3 февраль көнне Теләче җирлекара китапханәсендә  якташыбыз язучы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фатих Хөснинең тууына 112 ел тулуга багышланган, "Фатих Хөсни – татар әдәбиятенең якты йолдызы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының тормышы һәм иҗаты турында материаллар, китаплар тәкъдим ителде. Фатыйх Хөсни кеше психологиясен яхшы белүче, мастер-новеллист буларак танылган. Аның танылган повестьлары  – «Йөзек кашы», (1942), «Җәй башы», (1951), «Авыл өстендә йолдызлар», (1955); «Җәяүле кеше сукмагы», (1959); «Утызынчы ел», (1963); «Еллар һәм юллар», (1956), «Бертуган Таһировлар», (1965).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International