«Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз» акциясенә кушылды.

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

2 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсе Свердлау өлкәсе Талица район китапханәсе оештырган «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз» акциясенә кушылды. Акция кысаларында  китапханәче Гильмутдинова  Рузалия «Сугыш елларының каһарман балалары» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы елларында разведчикларның эшчәнлеге, герой-пионерлар: Леня Голиков, Валя Котик, Зоя Портнова турында, яшь партизаннар каһарманлыгы һәм батырлыгы турында сөйләде. Балалар китапларны кызыксынып тыңладылар һәм  фикер алышуда бик теләп катнаштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International