5 февраль көнне Субаш авыл китапханәсендә “Алтын куллы ханымнар” берләшмәсенең чираттагы утырышы булды.

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Алар биредә бер - берсе белән аралашып, яңа кайткан китап-журналлар белән танышып, тәҗрибә уртаклашып, киңәшләр бирешеп, кул эшләренә осталыкларының серләрен бүлешеп, ял итеп кайталар. Хатын - кызлар өчен оешкан “Алтын куллы ханымнар” берләшмәсе китап укучылар арасында бүген дә популяр булып эшен дәвам итә. Бездә очрашулар күңелле үтә.  Әбиләребездән калган борынгы җырларны искә тошерәбез. Шулай итеп безнең кичәбез бик күңелле үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International