4 февральдә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге «Татарстан –Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы Башкарма комитеты белән берлектә ТР экология проблемалары институты базасында «Татарстан Республикасы мәдәни-ял учреждениеләре хезмәткәрләренең экологик компетенциясен үстерү өчен инновацион технологияләр»дигән темага семинар үткәрде. Бу чарада район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Туктамышева А. Х. һәм Иске Җөри мәдәният йорты директоры Насыйбуллин Р.М. катнашты.