Район территориясе исәп-хисап участокларына бүленгән. Бездә барлыгы 25 участок бар. Һәр участокта нормалар буенча 500 дән 600 гә кадәр кеше эшли. Хисап участоклары исәпкә алу участокларына Берләшкән. Һәр исәпкә алу участогында 6 хисап участогы бар. Халык санын алуны үткәрү өчен вакытлы хезмәткәрләр кирәк булачак. Хәзер инде кадрлар сайлау башланды. Татарстан Республикасында халык санын алуны уздыруда барлыгы 9,8 мең кеше катнашачак. Халык санын алу вакытында актуальләштерелгән исемлек буенча 612,3 мең йортны әйләнеп чыгарга һәм 3,9 млн. нан артык кешедән сорашырга кирәк булачак.