Интеллектуаль уен үткәрделәр.

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

5 февраль көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Теләченең 2 нче номерлы «Кояшкай» балалар бакчасында «Живи, цвети за веком век» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан без туган ягыбызның тарихы белән бәйле булган кызыклы фактларны балаларга да җиткерергә телибез. Әлеге юбилей бик тиздән, 2020 елның 27 маенда билгеләп үтеләчәк. Мондый чаралар ярдәмендә балаларда патриотизм һәм туган ягыбыз өчен горурлык хисләре тәрбияләргә, Татарстаныбызның тарихы белән таныштырырга тырышабыз. Биредә шулай ук өлкәннәр һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр өчен татар халык табышмаклары әйтелде. Соңыннан «Сандугач» һәм «Заяц - слуга» мультипликацион фильмнары күрсәтелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International