4 февраль көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында, район балалар китапханәсе хезмәткәрләре катнашында, ТАССР ның 100 еллыгына һәм Татарстан флагының туган көне уңаеннан чара булып узды. Чара барышында китапханәче Фатыхова Е.Г балалар белән Татарстан Республикасының дәүләт символикалары турында сөйләштеләр, гимн тыңладылар, флаг һәм аның төсләренең мәгънәләре турында да искә төшерделәр. Китапханәче Закирова Л.М балаларның зирәклекләрен тикшереп, бергәләп табышмаклар чиштеләр. Ә аннары татар халкы тарихына, аның гореф-гадәтләренә багышланган мультфильм да карадылар. Әлеге чара балаларга бик кызыклы һәм файдалы булды.