Алан урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышына караган экспозицияләргә аеруча күп урын бирелгән. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга әзерләнгән көннәрдә әлеге экспозицияләр аеруча игътибарга лаек. Тәрбия сәгатьләре, сыйныфтан тыш чаралар үткәрү, һәртөрле конкурсларга катнашу өчен укучылар һәм укытучылар еш мөрәҗәгать итә аларга. Бу көннәрдә авыл мәдәният йортында “Җиңү китергән еллар” дип аталган күргәзмә оештырып, авылдашларга һәм килгән кунакларга бай мәгълүмат җиткерелде.