2 февраль көнне Шармыш авыл китапханәсе «Көчле рухлылар: партизаннар һәм разведчиклар турында китаплар укыйбыз» акциясенә кушылды.

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Очрашуга әлеге темага битараф булмаган укучылар килде.   Балалар Җиңүнең нинди бәя белән яулануын, фашистларны тар-мар итүдә партизаннар хәрәкәтенең роле, партизан отрядлары, легендар разведчиклар: Николай Кузнецов, Рихард Зорге ләр» турында белделәр. Чара «Они помогли победить» дигән презентация карау белән үрелеп барды. Уку өчен Валентин Катаевның " Сын полка " повестеннән кызыклы өзек әзерләнгән иде. Бу повесть уку өчен очраклы гына сайланмады, повесть геройлары безнең балаларыбызда хис-тойгылар һәм кичерешләр күрсәтер дип ышанабыз.  Әлеге акция нәтиҗәләре буенча Шармыш авыл китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз" III Бөтенроссия акциясендә катнашучы дипломы белән бүләкләнде».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International