5нче февраль көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре Теләче №2 балалар бакчасында ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Яшә, гасырдан гасырга чәчәк ат " исемле интеллектуаль уен уздырдылар. Уен барышында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары татар халык табышмакларына җавап эзләделәр, туган як тарихына бәйле сорауларга җавап бирделәр. Уен ахырында балаларга «Сандугач» һәм «Хезмәтче куян» исемле мультипликацион фильмнар күрсәтелде. Бу фильмнар аша балалар татар халкынынң милли гореф-гадәтләре, яшәеше турында мәгълүмат алдылар. Мондый чаралар балаларда туган як өчен горурлык хисе тәрбияли, аларны күбрәк тарих белән кызыксынырга этәргеч бирә.