Теләче үзәк район хастаханәсе яшьләрне сәламәтлек саклау, социаль яклау, профилактик медицина системасына җәлеп итү максатыннан «Ак халатлы фәрештәләр" медицина фестивале кысаларында Ачык ишекләр көне үткәрде. Теләче, Югары Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа мәктәбе укучылары районда сәламәтлекне саклау торышы һәм шифаханә белән таныштылар.