Теләче районы “Балалар иҗат үзәгене”нең “Туган як серләре” түгүрүгенә йөрүче укучылар бүген, 1 нче февраль көнне, Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән “Жить, помня о корнях своих” дип исемләнгән VIII республик эзләнү эшләре конференциясендә катнашып кайттылар. Рахматуллин Сәйдәш “Әдәби туган як. Топономика.” номинациясендә катнашып, III дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләккә ия булды. Садриева Галия һәм Хөсәенова Гөлназ “Туган як елъязмасы” номинациясендә катнашып, диплом белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре Рахматуллина Н.В. га призер әзерләгәне өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.