7 нче февраль көнне район мәдәният йортында Теләче авыл җирлеге гражданнарының җыены буып узды. Җыенда Татарстан республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Сафин Л.Р., район башкарма комитеты Җитәкчесе Хаҗипов Н.Н.-лар катнашты. 2019 нчы елда Теләче авыл җирлегенең социаль – экономик үсеш нәтиҗәләре буенча Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мараков Илдар Рамилевич чыгыш ясады. Шулай ук халык җыенында үзәк район хастаханәсе баш врачы Галиуллин И.И., район башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.Н. һәм башкалар чыгыш ясадылар. Җыен азагында Татарстан республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Сафин Л.Р., район башкарма комитеты Җитәкчесе Хаҗипов Н.Н.-лар үз фикерләрен җиткерделәр.