Ростов өлкәсенең Красносулинск районы мәдәният муниципаль бюджет учреждениесе җирлекара үзәк китапханәсе балалар укуларын алга этәрү, балаларга экологик тәрбия бирү һәм язучы Нина Михайловна Павлова иҗатын популярлаштыру максатыннан IV Төбәкара «Читаем книги Нины Павловой» акциясе оештырды.
Шармыш авыл китапханәсе әлеге акциягә кушылды һәм 8 февраль көнне китапханәгә башлангыч сыйныф укучыларын «Литературный дилижанс по произведениям Нины Павловой» исемле чарага чакырды. Әлеге авторның әсәрләре белән танышканда, без мәхәббәт тәрбияли торган экологик әкиятләр дөньясына чумып, әйләнә-тирә табигатькә кайгыртучан булырга өйрәттек… Әлеге акциягә багышлап «Зеленые просторы Нины Павловой» дигән күргәзмә эшләнде.