Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар районыбызда дэвам итә.Фестиваль кысаларында авыл җирлекләре арасында концертлар башланып китте.Һәрвакыттагыча , мондый мероприятиедан Баландыш төп мәктәбе читтә калмады. Укучылар, укытучылар коллективы үзләренең дәртле биюләре, моңлы җырлары, театр сәнгатенә булган осталыклары белән тамашачы күңеленә кереп калды.