8 февраль көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авылда бергә яшәүләренә 60 ел «бриллиант» туйларын бәйрәм итүче Пётр һәм Варвара Подъячевлар гаиләсендә булдылар. Алар юбилярларга үзләренең изге теләкләрен һәм истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.