10 февраль көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан уртанчы һәм югары сыйныф укучылары арасында «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Данлы партизан сукмаклары буйлап» дип исемләнгән мәгълүмати күзәтү үткәрелде. Акция Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчикларының, партизаннарның һәм яшерен эш алып баручыларның батырлыгына багышлана. Тәкъдим ителгән китаплар ярдәмендә без балаларны илебезнең героик үткәне мисалында тарихи - патриотик рухта тәрбияләргә тырышабыз, аларны күренекле разведчиклар һәм партизаннарның тормыш юлы белән таныштырабыз, төрле яшьтәге укучылар арасында Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрне популярлаштырабыз.