7 февраль - Татарстан Республикасы гербын кабул итү көне.

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Әлеге истәлекле датага һәм ТАССРның 100 еллыгына әзерлек кысаларында Айдар авыл китапханәсендә «Безнең герб - тынычлык һәм игелек символы» китап күргәзмәсе оештырылды.   Китапханәгә килүчеләр республикабызның дәүләт символы – герб турындагы материаллар белән таныша алдылар. Бу истәлекле көн уңаеннан китапханәче укучылар белән «Республика символлары» дип исемләнгән викторина үткәрде.

Башта укучыларга Татарстан гербының тарихы, республика символлары турында сөйләнде, туган җир турында җанлы әңгәмә  алып барылды.  Соңыннан катнашучылар «Татарстан тарихы»,                       “Шигъри тукталыш”,  «Сәнгать», “Зирәкләр һәм тапкырлар”, «Милли традицияләр», “Мәкальләрне дәвам итегез”, “Беркем дә онытылмады, бер нәрсә дә онытылмый”, “Танылган шәхесләребез” кебек темадагы викторина сорауларына җавап бирделәр. Җыелган баллар саны буенча, республикабызны иң яхшы белүчеләр билгеләнде.                                                                                                                                                     Шулай ук чара кысаларында укучылар “Гасырларга яшьтәштер ул йөз яшьлек  Татарстан!” альбо-мы белән таныштылар.                                                                                                                         Викторина ватанпәрвәрлек, туган ил һәм туган як тарихына һәм мәдәниятенә карата кызыксыну тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International