Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасарының Теләче муниципаль районына эш сәфәре.

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген, 2020 елның 13 февралендә, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Нигъмәтҗанова Энҗе Нияз кызы Теләче муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә булды.  Төркем һәм индивидуаль дәресләр, консультацияләр үткәрелүче кабинетлар каралды. Ведомство карамагындагы барлык учреждениенең команда эшенә игътибар иттеләр. Энҗе Нияз кызы киләчәктә эштә зур уңышлар теләде. Учреждение фойесында истәлеккә фотога  төшелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International