11 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Җир бизәге туган авылым белән, мактанырлык минем хакым бар” дип исемләнгән әңгәмә узды. Китапханәче әңгәмә барышында туган авылыбызның тарихы, табигате, гореф-гадәтләре һәм зыялы кешеләре белән таныштырды.