Бүген Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасында инглиз телендә үткәрелгән иҗади район күләм бәйгесендә катнаштылар. Бәйгенең максаты-чит телдә белем бирүнең сыйфатын, инглиз телен белү дәрәҗәсен арттыру, тәрбияләнүчеләрнең чит телләрдәге коммуникатив компетентлыгын үстерү өчен шартлар тудыру. Безнең тәрбияләнүчеләр сәнгать уку һәм ансамбль номинациясендә призерлар булдылар. Балаларны бәйгедә уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз.