Баландыш авыл китапханәсе Пермь крае Кунгура шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган, Россиядә Хәтер һәм Дан елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сугыш һәм Җиңү турында 75 китап» дигән регионара челтәрле флэшбук акциясендә катнашты һәм сертификатка ия булды.
Китапханәнең бурычы - әдәбиятны алга этәрү бит. Китап аша тарихыбызның данлы, героик сәхифәләре турында мөмкин кадәр күбрәк белсеннәр!