Соңгы елларда без сәламәтлек турында күбрәк уйлана башладык һәм бу очраклы түгел.

2020 елның 20 марты, җомга

Сәламәт булырга теләмәгән кешене күз алдына да китерүе кыен. Чөнки сәламәтлек-иҗтимагый үсешнең мөһим күрсәткече. Без кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту, төрле авыруларны профилактикалау проблемасын бик актуаль дип саныйбыз, шуңа күрә даими рәвештә әңгәмәләр, газета-журналларга һәм әдәбиятка күзәтү үткәрәбез. Алан авыл китапханәсендә, авыл мәдәният йорты белән берлектә,  медицина хезмәткәре Хәсәнова Н. катнашында «Сәламәт буласың килсә...» дигән темага чара узды. Чара барышында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, әңгәмә үткәрелде. Катнашучылар өчен буклетлар әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International