Гаилә кеше тормышында ин мөһим, иң кирәкле нәрсә. Гаилә ул - әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар.. Гаиләле кеше – бәхетле кеше. Балалар да моны белеп, тоеп үсәргә тиеш. Гаилә белеменең максаты балаларны киләчәк гаилә тормышы өчен хәзерләү, гаилә кыйммәтләрен аңлатырга тырышу, өлкәннәрне, бертуганнарны, туганнарны хөрмәтләргә өйрәтү, гаилә традицияләренә тугрылык кебек төшенчәләрне бала аңына сеңдерү. Без моны Шәдке балалар бакчасында эшчәнлек, экскурсия, әңгәмәләр, матур әдәбият уку , табышмаклар, мәкаль һәм әйтемнәр ,җырлы-биюле уеннар ,дидактик һәм сюжетлы рольле уеннар ярдәмендә тормышка ашырырга тырышабыз.