Бу бәйрәмне ел саен 21 нче мартта билгеләп үтәләр. Шигърият – кешелекнең иң уңышлы казанышы. Бар кеше дә шагыйрь булып китә алмый, ләкин һәрбер кешенең үз гомерендә шигырь язып караганы бар. “Бөтендөнья шигърият көне” беренче тапкыр 2000 нче елның 21 нче мартында Парижда ЮНЕСКО ның штаб -квартирасында билгеләп үтелә. Әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Шигърият – йөрәкнең җанлы бәйләнеше” исемле күргәзмә куелды.