Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, төбәктә яшәүчеләрнең тарихи хәтерен саклау һәм берләштерү максатыннан, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты “Җиңү Открыткалары” проектын тормышка ашыра башлый.
Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсе әлеге конкурста катнашты һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышланган открыткалар ясау буенча эш алып барды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган открыткалар ясау буенча 6 яшьлек Юсупова Мәрьямнең һәм 6 сыйныф укучысы Мөбәрәкшина Чулпанның эшләре бәйгегә җибәрелде.