«Белемле бала» республика олимпиадасына йомгак

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

23 март көнне Теләченең 2нче  балалар бакчасында «Белемле бала» республика олимпиадасына йомгак ясалды. Олимпиада, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда интеллектуаль, иҗади сәләтләрне үстерү, актив тормыш позициясен киңәйтү, логик фикерләү, заманча дөньяда ориентлашу максатыннан, "Республика олимпиада үзәге белән берлектә үткәрелде. Тантаналы шартларда өлкән тәрбияче Галимова Н.Ф. барлык җиңүчеләрне, призерларны һәм балаларны әзерләгән педагогларны котлап, “Белемле бала” республика олимпиадасы дипломнарын тапшырыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International