Күргәзмә эшләнде.

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

25 мартта рәссам Рәвкать Шәйхулла улы Кәримуллинның тууына 85 ел булу уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә “Рәссам сәнгате – кыйммәтле хәзинә” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Аның тормыш юлын, иҗатын чагылдырган презентация ясалды.

Рәвкать Шәйхулла улы Кәримуллин - ХХ гасыр азагында Татарстанның иң танылган рәссамнарының берсе. Ул 1935 елның 23 мартында татар авылларының берсендә Күкчәдә туа. Унбиш яшендә Казанның сәнгать училищесына рәсем сәнгате бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлап, Рәвкать Кәримуллин татар телевидениесендә эшли башлый. Аннары яшь рәссам кинохроника студиясенә, ә аннан соң — Казан журналларының берсенә күчә. Әмма Рәвкать Кәримуллинның кайда гына эшләвенә карамастан, ул һәрвакыт картиналар язуын дәвам итә. Этюдлар, пейзажлар, натюрмортлар, сирәк портретлар — иҗади эшчәнлегенең башлангыч этабында ул реалистик чынбарлыкны чагылдырырга омтылды. Сиксәненче еллар азагы — туксанынчы еллар башында рәссам, ниһаять, үз стилен таба. Бигрәк тә остага портретлар язырга уңышлы була. Аның иҗаты чәчәк ата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International