Фәнни-тикшеренү укулары узды.

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

27 март көнне Казан шәһәре Киров районының В.А. Григорьев исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 81-нче номерлы рус - татар урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Каюм Насыри исемендәге XVIII регионара яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укулары узды.Укулар читтән торып үткәрелде. Безнең районнан бу укуларда Олы Нырсы урта мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Хәлилова Алия (җитәкчесе – Хәлилова Лариса Ринат кызы) һәм 10 сыйныф укучысы Хәйретдинова Алия (җитәкчесе-Зарипова Лилия Габдрәүф кызы),Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Зәйнетдинова Айсинә (җитәкчесе-Закирова Айсылу Габдулла кызы), Теләче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Габдрахманова Алисә (җитәкчесе-Гарипова Ризәлә Габдрәүф кызы), Баландыш төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Заһидуллина Азалия (җитәкчесе-Шакирова Әлфия Зөфәр кызы) катнаштылар.Укуның нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International