“Үзебез сайлаган язмыш”

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

     Татарстан Республикасы Яшьләр китапханәсе 2020 елның 3 февраленнән 3 июленә кадәр Халык язучысы, Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, күпкырлы талантка ия шәхес – Туфан Абдулла улының (1935-2012) тууына 85 ел тулуга багышланган “Үзебез сайлаган язмыш” дип исемләнгән Төбәкара акция уздыра.

      Акция Туфан Миңнуллинның тарихи истәлеген саклау, әдәби-мәдәни мирасын популярлаштыру, шулай ук катнашучыларның тәкъдим ителгән эшләреннән видеофильм ясау максатыннан үткәрелә. Әлеге акциядә Максабаш авылы китапханәчесе Лилия Мингазова катнашып, “Ай булмаса, йолдыз бар” пьессасыннан видеоролик жибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International