Өйдә утыр! Райондашлар сакланыйк!

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Коронавирус таралуга бәйле рәвештә, безнең гадәти тормышыбызга  бүген күп кенә үзгәрешләр керде. Пандемияне тоткарлау өчен, катгый чаралар кертелә. “Теләче муниципаль  районында авыру очраклары булмаса да, бүген саклык, иминлегебез беренче урында тора. Россия Федерациясе Президенты тарафыннан кабул ителгән карарлар hичшиксез үтәлергә тиеш. Агымдагы атнада район үзәгендә, авыл урамнарында йөрүчеләр, машина хәрәкәте күпкә кимеде. Бу инде безнең килеп  чыккан гадәттән тыш хәлдә үз-үзебезне тиешле дәрәҗәдә  тотуыбызны кабат раслый.   Районда өзлексез эшләүче медицина, даруханә, туклану продуктлары һәм беренче кирәкле товарлар белән тәэмин итүдә эшләүче, район эчке эшләр бүлеге һәм гадәттән тыш хәлләрдә кичектергесез эшләр башкаручы, район газ хуҗалыгы, юл идарәсе, комуналь хуҗалык хезмәткәрләренә  һәм дә бу көннәрдә  безнең авыл хуҗалыгы тармагында көнне-төнгә ялгап эшләүче игенче, терлекчеләрнең хезмәтен аерым билгеләп үтәм. Шушындый авыр шартларда да алар үз эшләрен җиренә җиткереп башкара, район тормышын тотрыклы хәлдә тота. 

Районыбыздагы өлкән яшьтәгеләргә   даруханәгә, кибеткә барырга кирәк булса, “кайнар линия”гә  шалтыратуыгыз сорала. Район үзәгендә, авылларда волонтерлар өлкәннәребезгә азык-төлек алырга булышачак. 

Үзегезне саклагыз! Якыннарыгыз турында кайгыртыгыз. Бу көннәрдә кешеләр арасындагы элемтәләрне  кискен дәрәҗәдә киметик.  Безнең үзебезнең ни дәрәҗәдә дөрес тотуыбыз нәтиҗәсендә, хәл уңай якка үзгәрәчәк.

 Закон тарафыннан, тиешле таләпләрне үтәмәүчеләр зур күләмдә штрафларга һәм административ җаваплыкка да тартылганын истән чыгармасын иде. Барыбыз да сәламәт булыйк”,- диелгән  район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов мөрәҗәгатендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International