Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерү өчен грантлар бирүгә конкурс сайлап алуына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь суммасы 30 млн. сум тәшкил итәчәк. Крестьян (фермер) хуҗалыгының 2 елдан артык эш тәҗрибәсе мәҗбүри таләп булып тора.
Грант акчаларыннан сөт фермалары, эре мөгезле терлекләрне симертү, сарыклар үрчетү, савым кәҗәләре, ит һәм йомырка юнәлешендәге (тавык, күркә, каз, үрдәк һәм бытбылдыклар), ат фермалары һәм товар балыгы җитештерү буенча фермалар төзүгә файдаланырга мөмкин булачак.
Гаризалар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт.
Документлар 2020 елның 9 апреленнән 8 маена кадәр кабул ителә. Консультацияләр өчен телефоннар: 8(843)221-76-53, 221-76-54(55).
Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында сылтама буенча урнаштырылган.