Президент программасының ишегалларын төзекләндерү буенча кайнар линиясе эшли башлады. "Безнең ишегалды» программасы сайтында https://dvor кtatar/docs/ Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт ишегалларының план-схемалары басылып чыкты. 10 апрельгә программа порталында республиканың барлык муниципаль районнарындагы 341 ишегалды территорияләре проекты барлыкка киләчәк.
Сайт халыкка кире элемтә калдырырга һәм үз ишегалларын төзекләндерү турындагы фикерләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирә. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында халыкның тәкъдимнәре шулай ук «Безнең ишегалды» программасының Бердәм кайнар линия номеры буенча 8 (800) 27-5-2020 кабул ителәчәк. Халыкны үз ишегалларының проектлары белән танышырга һәм кире элемтә бирергә чакырабыз.
Йортларда яшәүчеләрнең кайнар линия буенча шәрехләре һәм «Безнең ишегалды» программасы сайты аша план-схемалар урнаштырылганнан соң өч көн эчендә – 12 апрельгә кадәр көтәләр.
2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Программаны тормышка ашыру критерийлары нигезендә, төзекләндерү исемлегенә 2014 елга кадәр төзелгән, элек Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының ишегалды территорияләрен ремонтлау программасы буенча ремонтланмаган ишегалларында да керә. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында планлаштырылган эшләр арасында – юлларны һәм тротуарларны ремонтлау, тышкы яктыртуны ремонтлау, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, ком-гравий катнашмасыннан өслекле балалар мәйданчыклары урнаштыру, шулай ук каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын оештыру.