«Космос – ул без"

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

10 апрель көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә  дистанцион формада 1-11 сыйныф укучылары өчен Халыкара Космонавтика көненә багышланган «Космос – ул без" дип исемләнгән тематик дәресләр үткәрелде.

1-4 сыйныф укучылары өчен дәресләр космос дөньясына сәяхәт формасында үтте. Сыйныф җитәкчеләре дистанцион формада космос үсеше турында сөйләделәр һәм онлайн презентацияләр күрсәттеләр.

5 – 11 сыйныф  укучылары өчен онлайн викториналар, мини-конференцияләр формасында дәресләр үткәрелде. Укучылар дәрескә космосның үсеше буенча зур булмаган чыгышлар әзерләделәр.

Укучылар легендар очучы-космонавт Ю.А. Гагарин турында «Ул җирне Аллах күзлегеннән күрде» дип исемләнгән видеофильм карадылар. Фильм укучыларда онытылмаслык тәэсир калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International