«Безнең ишегалды» Президент программасы турында иң әһәмиятлеләре

2020 елның 17 апреле, җомга

2020 елдан 2024 елга кадәр Татарстанда 7000 гә якын ишегалды төзекләндереләчәк. Әлеге киң колачлы программа 2019 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып китте. Төзекләндереләсе ишегаллары исемлегенә 2014 елга кадәр төзелгән йортларның ТР Транспорт министрлыгының ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасы буенча ремонт ясалмаган ишегаллары керә.
Юлларны һәм тротуарларны ремонтлаудан тыш, «Безнең ишегалды» программасына ишегалдындагы  яктырткычларны алыштыру, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, өслегенә комлы-вак ташлы катнашма җәелгән балалар мәйданчыклары ясау, шулай ук чүп-чар һәм каты көнкүреш калдыкларын җыю урыннарын тәртипкә китерү һәм өлешчә яшелләндерү эшләрен башкару да керә.
Программаның сайты эшли - dvor.tatar, биредә татарстанлылар үз ишегалларының схемаларын таба алалар, фикер-теләкләрне, тәкъдимнәрне калдыру мөмкинлеге дә каралган. Сорауларга җаваплар алу  һәм кире элемтә булдыру өчен, «Безнең ишегалды» программасының кайнар линиясе эшли: 8 800 27 5 2020.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International