Максабаш авыл китапханәчесе Мингазова Лилия үзизоляция вакытында китапханә эшен онлайн формада алып бару максатыннан "Язлар безгә Тукай белән килә" исемле акция игълан итеп, эшен дәвам итә. Килгән фотолар #өйдәукыукучым, #өйдәукытеләче, # МаксабашАвылыКитапханәсе хештеглары белән вконтакте битләренә урнаштырып барыла. Китап укучылар китап яки журналдан өзек китереп укыган мизгелне видеога яки фотога төшереп китапханә сайтына җибәрделәр. Әлеге марафонга олылар да, балалар да бик теләп кушылды. Барлыгы 13 эш урнаштырылды. Марафон дәвам итә.